Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Халык инспекторы була аласыз

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре аеруча актуаль. Бу юнәлештә Мөслим районында нинди эш алып барыла? “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмат системасы бу өлкәдә нинди роль уйный? Әлеге сораулар белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗановка мөрәҗәгать иттек.

– Ирек Фаязович, “Халык инспекторы” мәгълүмат системасының әһәмияте нәрсәдә?

– “Халык инспекторы” системасы битараф булмаска өнди. Әйтик, кайберәүләр җәяүлеләр юлына машина куя яки җәяүлеләр юлы аша чыкканда юл бирми. Элек мондый хәлләр еш кына игътибарсыз кала иде. Хәзер гражданнар болар хакында “Халык инспекторы” мәгълүмат системасына хәбәр итәргә мөмкин.

– “Халык инспекторы” кушымтасы ничек эшли?

– Әлеге кушымтада җиде түләүле категория бар. Битараф булмаган гражданнар әйләнә-тирә мохитнең пычрануына шаһит булганда, “Халык инспекторы”на хәбәр бирә ала. Иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүче яки мотошлем кимәгән мотоциклчыны, светофорның тыелган утына чыккан, “регулировщик”ның тыю турындагы ишарәсенә игътибар бирмәгән гражданнарны видеоязмага төшереп җибәрә ала. Машина йөртүчеләрнең стоп-линия алдыннан яки светофорның тыелган сигналы алдыннан туктау таләбен бозганын, каршы як полосага яки трамвай юлларына чыкканын видеога яздырып “Халык инспекторы” кушымтасы аша җибәрә ала. Әлеге хәбәрләр өчен акчалата бүләк каралган. Җәяүлегә юл бирмәгән шоферларны, машина йөртүченең телефон куллануын видеога төшергән өчен дә түләү бар. Кушымтаны ачуга ук камера кушыла. Бу хокук бозуны тиз арада видеога төшерергә ярдәм итә. Шуннан соң гариза тутырыла, шул исәптән, алда күрсәтелгән җиде категориянең берсе буенча мөрәҗәгать иткәндә, акча күчерү өчен реквизитлар күрсәтелә.

– Мөслим районында әлеге системадан файдаланучылар бармы?

– Соңгы вакытта райондашларыбызның активлыгы сизелерлек артты. Гражданнар җибәргән видеоязмалар нигезендә хокук бозучыларның җаваплылыкка тартылу очраклары булды. Бу машина йөртүчеләр өчен дә кагыйдә бозуны кисәтү ролен үти. Юл иминлеге беркемне дә читләтеп узмый. Көн саен юлларда төрле хокук бозулар белән очрашабыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу җитди һәм куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Районның ДАИ бүлегененән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда тизлек режимын бозу нәтиҗәсендә быел 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу профилактика эшенең әһәмиятен күрсәтә. Алга таба җирлектә аңлату эшләрен көчәйтергә уйлыйбыз. Аеруча яшьләр белән эшләү мөһим. Мәктәпләрдә очрашулар уздыру да ярдәм итәчәк. Балалар һәм яшүсмерләр юл кагыйдәләрен саклауның мөһимлеген белеп торырга тиеш.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев