Төп кагыйдә: паникага бирелмәскә!
Төрле мессенджерларда көн саен, хәтта көнгә берничә тапкыр чыгучы пилотсыз очкычлар куркынычы турындагы хәбәрләргә, ни кызганыч, күнегеп киләбез
Шөкер, җирлегебезгә андый куркыныч янамый. Әмма якын-тирә шәһәрләрдә: Әлмәттә, Яр Чаллы, Алабугада мондый хәбәрләр еш игълан ителә. Халык бу очракта кая барырга һәм нишләргә кирәклеген яхшы белергә тиеш.
Быел февральдә Татарстанда беренче тапкыр ракеталар һөҗүме куркынычы режимы игълан ителде. Моның пилотсыз очкычлар һөҗүменнән куркынычрак һәм фаҗигалерәк булуы бәхәссез. “Ракеталар һөҗүме кыркынычы” сигналы – иң җитди кисәтүләрнең берсе. Гадәттә әлеге хәбәр берничә минут дәвамында өзлексез яңгыраган сиреналар тавышы рәвешендә игълан ителә. Мөмкинлек булганда, мондый хәбәрләрне радио, телевидение һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең рәсми каналлары да җиткерә.
– Безнең республикага таба ракеталар хәрәкәт итүе ачыкланган очракта, ракета куркынычы режимы кертелә. Ракеталар Татарстан территориясендә ачыкланса, ракеталар һөҗүме янау режимы игълан ителә, – дип ачыклык кертте район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов. – Мондый хәбәрне ишеткәндә, рай-ондашларыбызга уяу булырга, ә ракета табылган очракта, 112 номерына хәбәр итәргә кирәк.
“Ракеталар һөҗүме куркынычы” сигналы яңгыраса, хәл җитдирәк. Бу очракта ашыгыч рәвештә ышыклану урыны эзләргә кирәк: подвалга, җир асты кичүенә, паркингка, һичьюгы, тәрәзәсез бүлмәгә ышыкланырга кирәк. Подвалга төшәргә вакыт һәм мөмкинлек бар икән, тәрәзәләрне, газ һәм суны ябып, утны сүндереп, шунда барыгыз. Документлар, телефон, акча һәм башка иң кирәкле әйберләрегезне алырга онытмагыз. Күршеләрегезне кисәтегез, балаларга, өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итегез.
Транспортта барганда, туктарга киңәш ителә. Машинадан чыгарга һәм якындагы подвалга, җир асты кичүенә яшеренергә мөмкин. Качу урыннары булмаганда, су торбалары астына да ышыкланырга була. Бу да ачыклыкта калуга караганда яхшырак булачак.
Ракеталар һөҗүме вакытында качарга ярамый торган урыннар да бар. Машиналар астына качарга ярамый, чөнки аларга да һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Йорт һәм кибет диварлары янында да тормагыз. Шартлау булганда, сезнең өскә пыяла ватыклары, таш кисәкләре очарга мөмкин. Биналардан 30-50 метр читтә булу мөһим.
Мөслимдә дә яшеренү урыннары әзерләнгән.
– Ык күпере тирәсеннән башлап, Пушкин урамына кадәр Иске Мөслим территориясендә яшәүчеләргә Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты (Пушкин урамы, 43) бинасының подвалына яшеренергә мөмкин. Икенче качу урыны – Иске Мөслимне Пушкин урамыннан башлап Вахитов урамына кадәрге өлешендә яшәүчеләр өчен. Алар Мөслим лицее (Октябрь урамы, 39) подвалына яшеренә ала. Вахитов урамыннан башлап икенче урау юлга кадәр территориядә яшәүчеләр Мөслим гимназиясе (Кооператив урамы, 170а) подвалына килергә тиеш. “Яңарыш” микрорайонында яшәүчеләргә балалар сәнгать мәктәбенең (Хафизов урамы, 1) аскы катына төшәргә мөмкин. Аэропорт микрорай-онында яшәүчеләр күпфункцияле үзәк (Пушкин урамы, 91) подвалына яшеренә ала. Куркыныч янаганда, иң мөһиме – тынычлыкны сакларга һәм тиз эш итәргә кирәк, – ди Наил Бәдретдинов.
Фото: Мөслим – информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев