“Тоннель” операциясе узды
Профилактик чара барышында 67 машина тикшерелде
Мөслим авылының Яшьләр урамында “Тоннель” операциясе узды. “Профилактик чара барышында 67 машина тикшерелде, кагыйдә бозуның тугыз очрагы теркәлде. Шуларның дүртесенә – транспорт белән идарә итүченең ОСАГО иминият полисына кертелмәве, берсенә – тонировка, өчесенә иминлек каешын эләктермәү сәбәпле беркетмә төзелде. Бер райондашыбыз транспорт йөртергә хокукы булмаган килеш рульгә утырган. Аңа да административ беркетмә төзелде”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев