Тизлек режимын һәм дистанцияне саклагыз!
Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан акция узды
Чараны район мәгариф оешмаларының ЮИД отрядлары, “Алдынгылар” яшьләр хәрәкәте активистлары дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ вәкилләре белән берлектә үткәрде.
– Ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге дата юлларда уяулык, игътибарлылык һәм җаваплылык кирәклеге турында искәртә. Ел саен укучылар белән Мөслим авылының үзәк урамында акция үткәрәбез. Мондый чараларда балаларның катнашуы бик мөһим. Быел район җитәкчелеге дә бу акциянең мөһимлеген билгеләп үтте. Автомобильләр саны көннән-көн арта, юл-транспорт һәлакәтләре дә күп теркәлә, – диде “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.
Статистикага күз салсак, Россиядә ел саен 150 меңнән 200 меңгә кадәр юл-транспорт һәлакәте була. Фаҗигаләрдә 200 меңнән артык кеше җәрәхәт ала, 20 меңгә якын кеше һәлак була. Ун ай эчендә Татарстан юлларында 2704 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 275 кеше һәлак булган, 3258 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Мөслим районында быел 6 юл-транспорт һәлакәте булган. Шулар нәтиҗәсендә бер кеше якты дөнья белән хушлашкан, җиде кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
– Быел Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 405 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге һәлакәтләр 15 баланың гомерен алып киткән, 433енең сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдә зыян салган. Мөслим районында узган ел – ике, быел бер райондашыбыз юл һәлакәте корбаны булды. Тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, игътибарсызлык һәм спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итү юл фаҗигаләренә китерүче төп сәбәпләр булып тора. Көзге чорда караңгы бик тиз төшә. Иминлек максатында җәяүлеләргә киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыру мөһим. Юлларда игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга, дистанция һәм юлның ян интервалын онытмаска киңәш итәм. Кышын юлларда бозлавык булырга мөмкин, шуңа саклык чаралары турында онытмагыз. Кышкы тәгәрмәчләрне куярга җитешмәгәннәр бу эшне озака сузмасыннар иде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Акциядә катнашучылар автомобиль йөртүчеләргә махсус буклетлар, җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар таратты. Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган чаралар мәктәпләрдә дә узды.
– Чара кысаларында транспорт катнашындагы фаҗигаләрдә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Укучылар юл иминлегенә багышланган видеороликлар карады, – диде Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.
Юлларда балаларның иминлеге өчен әти-әниләрнең дә җаваплы булуын онытмасак иде. Ник дигәндә, тәрбия гаиләдән килә.
– Кызганыч, безнең ата-аналарның балаларына кыйммәтле, шул ук вакытта бик куркыныч уенчыклар алып бирү гадәте бар. Ахырын уйлап тормыйча, мопедлар, скутерлар, квадроцикллар, мотоцикллар бүләк итәләр. Мондый техника юл хәрәкәтендә иң куркыныч транспорт санала. Шуңа күрә, беренче чиратта, бәхетсезлек очракларында әти-әниләр гаепле. Соңгы дүрт-биш елда юлларда балалар үлеменең болай күп теркәлгәне юк иде. Мопед, скутер кебек транспорт чаралары белән идарә итү 16 яшьтән генә рөхсәт ителә. Анда да “М” категориясендәге йөртү таныклыгы булырга тиеш. Башка каска кию, саклану чараларын да үтәү мәҗбүри, – ди Феликс Мәгъданов.
Транспорт йөртүчегә 16 яшь тулмаган икән, аның әти-әнисе административ җаваплылыкка тартыла, ә балага юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында карточка төзелә. Яшүсмергә 16 яшь тулып та “М” категориясенә таныклыгы юк икән, аңа 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салына, транспорт чарасы штрафстоянкага куела. Мопед яки скутер ата-ана исеменә теркәлгән булса, транспортны законсыз рәвештә баласына биргән өчен, ул 30 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Авылларда мопед-скутерга гына түгел, кичләрен балаларны автомобиль руле артына утыртучы ваемсыз ата-аналар да очрый. Алар үзләренең нинди җинаять эшләве һәм бала гомере белән уйнаулары хакында уйлыйлар микән?!
Район юлларында теркәлүче һәлакәтләр, нигездә, транспорт йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы, ваемсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләренә җитди карамаулары аркасында туа. Һәлакәтләрнең кайберләре машина йөртүчеләрнең тизлек арттыруы, ярамаган урында каршы як полосага чыгуы белән бәйле. Балаларны махсус креслосыз йөртү, иминлек каешын эләктермәү бәхетсезлеккә китерә.
Фото – Алсу Ситдыйкова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев