Татарстанда мошенниклар махсус операциядә катнашучыларның туганнарын алдыйлар
Әгерҗедә яшәүче хатын-кыз 10 миллион сумнан, Казанда яшәүче кыз 6 миллион сумнан, ә Чаллыда яшәүче хатын – кыз 4 миллион сумнан мәхрүм калган. Аларның барысының да махсус хәрби операциядә якыннары үлгән. Түләүне алгач, мошенникларга ышанганнар һәм үзләре аларга акча биргәннәр. Кибермошенникларның корбаны булмау турында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының психологы һәм белгече сөйләде.
«Аларны махсус хәрби операция белән бәйле төрле чатларга, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә өстиләр»
Кибермошенниклар беркемне дә кызганмый – ялгыз өлкән кешеләрне дә, декреттагы әниләрне дә алдыйлар. Соңгы акчаларын урлап, тораксыз калдыралар. Моннан тыш, корбаннарны халыкның иң йомшак категорияләре арасыннан махсус сайлыйлар. Соңгы вакытта, экспертлар сүзләренчә, мошенниклар махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан яки яраланганнарны алдый. Мошенниклар кешенең кайгы халәтендә булуыннан һәм аның уяулыгы кимүеннән файдаланалар.
«Мошенниклар Оборона министрлыгыннан түләүләр алган кешеләрне билгели һәм аларны махсус хәрби операция белән бәйле төрле чатларга, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә өсти башлый. Анда алар фишинг сайтларына сылтамалар урнаштыра, алар аша үтеп, кеше үз телефонына вирус йоктыра ала. Үзләренең потенциаль корбаннарының игътибарын җәлеп итү өчен, алар сайтта, мәсәлән, һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар яки госпитальдә ятучылар исемлеге урнаштырылган, дип язалар. Шулай ук алар вируслы файлларны документлар яки фотографияләр итеп яшереп урнаштыра алалар», – дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының УБК бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов.
Вирус телефонга яки компьютерга үтеп кергәч, барлык шәхси мәгълүмат, банк кушымталарыннан парольләр мошенникларда була. Шул рәвешле, алар барлык акчаларны хисаплардан үзләренә күчерә һәм кредитлар рәсмиләштерә. Вируслар смс җибәрә һәм сезгә килгән смсларны укый ала, бу микрокредитлар рәсмиләштерергә, «дәүләт хезмәтләренә» керергә мөмкинлек бирә. Телефон хуҗасы аның исеменнән мондый операцияләр ясалуын хәтта белми дә кала.
Шул рәвешле мошенниклар социаль челтәрләрне вата һәм корбан исеменнән язышулар кертәләр – аның танышларыннан бурычка акча сорыйлар, төрле конкурсларда тавыш бирергә тәкъдим итәләр, зарарлы файллар тараталар, дип билгеләде Рәдис Йосыпов.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-xarbi-operaciyada-katnasucylarnyn-akcalaryn-urlyilar-5919004
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев