Соң булмасын иде
Быел Татарстан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 211 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Юл-транспорт һәлакәтләрендә 6 бала һәлак булган, 227 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл фаҗигаләре саны 27гә арткан.
– Юл-транспорт фаҗигасенә эләккән балаларның күбесе – җәяүлеләр. Велосипедта йөрүче балалар катнашында 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 30 бала имгәнгән. Машина йөртүче балалар катнашында 11 юлтранспорт һәлакәте теркәлеп, 11 бала авыр тән җәрәхәтләре алган. Балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында 68 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер бала һәлак булган һәм 68 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 27 июнь көнне Алабуга шәһәрендә җиңел автомобиль шоферы җәяүлеләр кичүе булмаган урыннан юл аша чыккан 10 яшьлек кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә бала һәлак була, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында, республикада “Юлда – балалар!” операциясе бара. Мөслим районында үткәрелгән профилактик чара барышында 16 яше тулмаган биш балага “Тукта, синең тормышың куркыныч астында!” дигән профилактик карточкалар төзелгән.
Балаларның иминлеге өчен беренче чиратта әти-әниләр җаваплы, тик алар бу хакта онытып җибәрә. “Соңгы арада җәяүлеләр, самокат, велосипед иярләгән балалар катнашында булган фаҗигаләр саны күзгә күренеп артты”, – ди ДАИ инспекторлары. Июльнең соңгы көннәрендә район эчке эшләр бүлеге янындагы юл чатында, Бакча – Колхоз урамнары киселешендә “Лада-Веста” машинасы самокаттагы 12 яшьлек малайны бәрдерә. “Бәрдерә” дип әйтү дөрес булмас, светофорның кызыл уты янгач, юлны чыгарга “җитешәм” дип уйлаган бала машинага килеп бәрелә. Шоферның кызу тизлектә бармавы гына фаҗигане булдырмый кала. Бала җиңелчә тән җәрәхәтләре ала.
Социаль челтәрләрдә балаларын туган көннәре белән котлап куелган фотолар бихисап. Бүләкләре дә күрсәтелгән. Кызыл тасма белән төрелгән электросамокатлар да шактый күп! 1-2 сыйныф укучыларына 40-50 км/ сәг. тизлектә чабучы “уенчык” алып бирергә ничек курыкмыйлар?!
– Узган атнада теркәлгән ике очрак күпләрне уйланырга мәҗбүр итәр. Мөслим гимназиясе янында электросамокат белән идарә иткән 2010 елгы кыз, юлдагы түмгәккә абынып, самокаттан егыла. Транспорт белән идарәне югалту сәбәпле, егылганда, кыз авыр тән җәрәхәтләре ала. Баш мие селкенгән, башының арткы өлеше яраланган баланы ашыгыч төстә Яр Чаллы хастаханәсенә озаттылар. Шул ук көнне Мөслим урта мәктәбе ишегалдындагы балалар мәйданчыгында 2015 елгы малай велосипедтан егылып, умрау сөяген (ключица) сындыра. Бу бала да Яр Чаллы хастаханәсенә җибәрелде. Балаларның язмышы – безнең кулларда. Үкенечтә яшәргә язмасын! Уйланыгыз, хаталарны төзәтергә соң булмасын! – ди район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Ранис Солтанов.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев