“Ришвәт бирмә!” исемле операция старт алды
Профилактик эшне көчәйтү максатында район юлларында даими рейдлар оештырыла
Юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында коррупциячел хокук бозуларны кисәтү буенча “Ришвәт бирмә!” исемле операция старт алды.
“Профилактик эшне көчәйтү максатында район юлларында даими рейдлар оештырыла. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә ришвәт бирү омтылышын кисәтүгә юнәлтелгән чаралар декабрь дәвамында гамәлдә булачак. Былтыр Татарстан автоинспекторлары ришвәт бирүнең 35 омтылышын һәм 500гә якын коррупция фактын туктаткан. Ришвәт биргән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Җинаятьчеләргә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм ришвәт суммасыннан биш яки ун тапкыр зуррак штраф яный”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев