Өйрәнүләр беркайчан да артык түгел
Пилотсыз очкылар һөҗүме булганда саклану кагыйдәләренә өйрәтү максатында, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә укулар еш үткәрелә. Шундый өйрәнүләрнең чираттагысы Мөслим лицеенда узды.
Хәвеф-хәтәр тулы тынгысыз тормышта яшибез. Көн туса, куркыныч янау турында яңа хәбәр ишетелә. Пилотсыз очкычлар һөҗүме хакында хәбәрләргә күнегеп киләбез төсле. Бәлки, шулай тиештер дә, адәм баласы һәрнәрсәгә күнегә бит ул. Шулай да һәрнәрсәгә әзер булырга, куркыныч янаганда, югалып калмыйча, дөрес адым ясарга, үзебезне генә түгел, башкаларны да кайгыртырга бурычлыбыз.
Пилотсыз очкылар һөҗүме булганда саклану кагыйдәләренә өйрәтү максатында, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә укулар еш үткәрелә. Шундый өйрәнүләрнең чираттагысы Мөслим лицеенда узды.
– Лицейда мондый өйрәнүләрне еш үткәрәбез. Өйрәнүләр мәктәп белән дә, аерым бер сыйный укучылары белән дә үткәрелә. Укучылар да, хезмәткәрләр дә төрле очракларга әзер булырга тиеш. Бүгенге өйрәнүләрне 7 сыйныф укучылары белән үткәрдек, – диде Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина. – Куркыныч янаганда үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән укучыларны да, укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне дә таныштырдык. Кагыйдәләрне кабатлап торабыз. Пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәр сыйныфка качу урыны билгеләнде. Тәрәзәләрсез терәк стеналар янына яшеренергә кирәк. Һәркем әлеге урыннарны белә. Өйрәнү барышында барлык кагыйдәләр тагын бер кат аңлатыла.
Чулпан Әхмәтшина фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 28 март санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев