Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Нәрсә ул «Халык инспекторы»

Бу хакта районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов сөйли

“Халык инспекторы” мобиль кушымтасы – юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле чараларның берсе. Юл хәрәкәтенә җәмәгать контроле һичшиксез кирәк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәрләр килгәндә, Дәүләт автоинспекциясе барлык хәлләрне, мәгълүматларның дөреслеген тикшерә.

Халык инспекторы» на килгән хәбәрнамәләр шулай ук эш кузгатуга сәбәп булып тора, бу очракта кушымта – Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында мәгълүмат тапшыру коралы. Кушымта хокук бозу урынын һәм вакытын автомат рәвештә теркәп, хокук бозуларны теркәргә мөмкинлек бирә.

«Халык инспекторы» кушымтасы ярдәмендә 2025 елда өч юл-транспорт һәлакәтен ачыклау мөмкин булды.

Бүген ”Халык инспекторы” 18 категория буенча белдерүләр кабул итә, шуларның 6сын бүләкләү каралган. Транспорт белән идарә иткәндә мобиль кушымтадан файдалану һәм административ хокук бозуларны теркәү тыела, чөнки бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Ә хәрәкәт вакытында машина йөртүчегә телефон кулланган өчен җаваплылык каралган (РФ КоАПның 12.36.1 маддәсе (1500 сум).

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итәм! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Онытмагыз, юлдагы куркынычсызлык безнең һәрберебездән тора.

*Татарстанда – расланган хокук бозу өчен штрафның 25 проценты күләмендә өстәп түлисе.

*Хәбәрләр аноним булып кала.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев