Иминлек

Мөслимдә «щит»тан ясалган йорт янып, 40 яшьлек хатын-кыз вафат булган

Янгынның беренчел сәбәбе – электр чыбыкларындагы кыска ялганыш

24 октябрь көнне 23.00 сәгатьләр тирәсендә Мөслим авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Кирпеч белән тышланган “щит”тан ясалган йортны ут ялмап ала. 80 квадрат метр мәйданны биләп алган янгынны сүндергәндә, 40 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. “Янгынның беренчел сәбәбе – электр чыбыкларындагы кыска ялганыш. Бүгенге көндә тикшерү эше бара, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Вильям Тайбактин.

– Төнгелеккә һәм үзегез өйдән чыгып киткәндә, электр җиһазларын уттан аерыгыз. Төзек булмаган электр приборларын, розеткаларны һәм озайткычларны кулланмагыз. Эшләп торган электр җылыткычларын караучысыз калдырмагыз! Электр челтәренә артык йөкләнеш китерү дә бик куркыныч, көчле электр приборларын берьюлы кабызмагыз. Электр үткәргечләрнең торышын даими тикшереп торырга, тузган яки зарарланган чыбыкларны белгечтән алыштыртырга кирәк. Электр чыбыкларын келәм астыннан һәм ишек уемнары аша сузмагыз, электр үткәргеч ишек белән кысылмасын. Кулланмаганда, йокларга ятар алдыннан һәм өйдән чыгып киткәндә, электр приборларын челтәрдән аерыгыз!”

Лилия Шәймиева фотосы. 


Нет комментариев