Мөслимдә «Автобабай-2025» бәйгесе узды
Конкурсны Мөслим һәм Сарман районнары буенча «Юл иминлеге» ДБУ белән берлектә районның ДОСААФ җәмгыяте оештырды
Мөслимдә "Автобабай-2025" бәйгесе узды. Конкурсны Мөслим һәм Сарман районнары буенча "Юл иминлеге" ДБУ белән берлектә районның ДОСААФ җәмгыяте оештырды.
60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында оештырылган бәйгедә өлкәннәр машина йөртү буенча белемнәрен сынады, полигонда машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.
Беренче урынга Нарат Асты авылыннан Мөнир Ситдыйков лаек булды. Икенче урында - Олы Чакмактан Сирена Фәсхиева. Тойгелде авылыннан Рәис Миннеханов өченче урынны алды.
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бәйгене оештыручылардан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев