Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Мөслимдә бер ай эчендә светофорның кызыл утына чыгу сәбәпле өч юл-транспорт фаҗигасе теркәлде

Бу төр юл кагыйдәсен беренче тапкыр бозган өчен 1500 сум штраф каралган

Фаҗигаләрнең барысы да ашыгу аркасында килеп чыккан. Бу төр юл кагыйдәсен беренче тапкыр бозган өчен 1500 сум штраф каралган. Икенче тапкыр шушы ук кагыйдәне бозган өчен 5 мең сум штраф һәм 4-6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. “Быел светофорның кызыл утына чыккан 7 шоферга административ беркетмәләр төзелде. Юлларның сыйфатын яхшырту, юл билгеләрен урнаштыру буенча җирлегебездә эш бара. Бүгенге көндә Мөслим авылында сигез урында: Җәмигъ мәчете янында, Яр Чаллы яклап керү юлында, Кооператив – Яшьләр, Колхоз – Банк, Колхоз – Бакча, Пушкин – Тукай урамнары чатларында светофорлар эшли. Тиздән барлык светофорларга да күзәтү камералары урнаштырылачак. Алар ярдәмендә хокук бозу очракларын тизрәк ачыкларга мөмкин булачак”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев