Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Мошенниклар махсус операциядә катнашучыларның туганнарын алдый

Аларны махсус хәрби операция белән бәйле төрле чатларга, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә өстиләр

Әгерҗедә яшәүче хатын-кыз 10 миллион сумнан, Казанда яшәүче кыз 6 миллион сумнан, ә Чаллыда яшәүче хатын – кыз 4 миллион сумнан мәхрүм калган. Аларның барысының да махсус хәрби операциядә якыннары үлгән. Түләүне алгач, мошенникларга ышанганнар һәм үзләре аларга акча биргәннәр. Кибермошенникларның корбаны булмау турында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының психологы һәм белгече сөйләде.

«Аларны махсус хәрби операция белән бәйле төрле чатларга, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә өстиләр»

Кибермошенниклар беркемне дә кызганмый – ялгыз өлкән кешеләрне дә, декреттагы әниләрне дә алдыйлар. Соңгы акчаларын урлап, тораксыз калдыралар. Моннан тыш, корбаннарны халыкның иң йомшак категорияләре арасыннан махсус сайлыйлар. Соңгы вакытта, экспертлар сүзләренчә, мошенниклар махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан яки яраланганнарны алдый. Мошенниклар кешенең кайгы халәтендә булуыннан һәм аның уяулыгы кимүеннән файдаланалар.

«Мошенниклар Оборона министрлыгыннан түләүләр алган кешеләрне билгели һәм аларны махсус хәрби операция белән бәйле төрле чатларга, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә өсти башлый. Анда алар фишинг сайтларына сылтамалар урнаштыра, алар аша үтеп, кеше үз телефонына вирус йоктыра ала. Үзләренең потенциаль корбаннарының игътибарын җәлеп итү өчен, алар сайтта, мәсәлән, һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар яки госпитальдә ятучылар исемлеге урнаштырылган, дип язалар. Шулай ук алар вируслы файлларны документлар яки фотографияләр итеп яшереп урнаштыра алалар», – дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының УБК бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-xarbi-operaciyada-katnasucylarnyn-akcalaryn-urlyilar-5919004

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев