Метрәй кызы мошенниклар кармагына эләккән
Бүгенге көндә тикшерү эше бара.
2006 елгы Мөслим егете һәм 2002 елгы Метрәй кызы мошенниклар кармагына эләккән. Телефонга Россия почтасы исеменнән килгән смс-кодны сорап алып, кырыкалдарлар Дәүләт хезмәтләре порталына үтә һәм парольләрне ала. Нәтиҗәдә райондашларыбыз исеменә 100 мең һәм 253 мең сумлык кредит рәсмиләштерелә. “Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Күпме генә кисәтсәк тә, халык мошенниклар ятьмәсенә эләгә. Югыйсә, телефонга килгән смс-кодларны берәүгә дә хәбәр итмәгән очракта, бик күп бәлаләрдән сакланып булыр иде. Быел барлыгы 34 мошенниклык очрагы теркәлде”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев