Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Махсус режим вакытында чүп яндыру: янгын куркынычы һәм зур штрафлар

Яз җитү белән кар астыннан кыш буе җыелган чүп-чар баш калкыта башлый. Бу көннәрдә халык үзе яшәгән, эшләгән территорияләрне чистарта

– Чисталыкка омтылу яхшы, тик бу янгыннарга сәбәп булмасын иде. Райондашларыбыз бакчаларын, йорт тирәсендәге территорияне җыештырып, чүпне, коры үләнне яндыра башлый. Бу фаҗигагә дә китерергә мөмкин. Ялларда шәхси секторда һәм ачык территорияләрдә коры үлән яндыру очраклары күп булды. Мөслим төтен эчендә утырды, дисәк тә була. Практика күрсәткәнчә, күпчелек гражданнарга чүп-чар яндырудан янгын чыгу мөмкин түгел кебек тоела. Халык янгынга каршы таләпләрне үтәми. Чүпне бина-корылмалардан ким дигәндә 50 метр ераклыкта яндырырга кирәк. Шулай эшләмәсәң, янгын үзеңнең дә, күршеләрнең дә корылмаларын юк итәргә мөмкин, – дип кисәтә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул 11 майга кадәр гамәлдә булачак.

– Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган җирлекләрдә ризык әзерләү өчен учак кабызу да тыела. Бу чикләү рестораннарга, кафе-барларга һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый. Шулай ук урман янгыны чыгу ихтималы зур булган урыннарда пиротехника куллану, очучы фонарьлар һәм ачык утлы башка әйберләр җибәрү тыела. Хакимият органнары янгын куркынычы янаган эшләрне чикләргә тиеш, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.  

 

Махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Физик затларга штраф күләме – 20 мең сум, вазыйфадагы затларга – 60 мең сум, юридик затларга 800 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

 

– Бакчаларны тәртипкә китерә башладык. Бакчада чыккан чүпне, үләнне урнага ташларга ярамый, шуңа яндырырга туры килә. Ул чүпне кая куярга соң?! Чүп машинасы алып китми, карап торып яндырабыз инде, гомергә шулай эшләдек. Иң мөһиме – учак яккач, караучысыз калдырмаска! 10-15 ел элек күршеләрнең янып бетмәгән бакча чүбеннән мунчабызга ут капкан иде. Җилле көнне чүп яндырырга ярамый, ахыры начар булырга мөмкин, – ди райондашыбыз Саимә Рәхимова.

 

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, быел районда җиде янгын очрагы теркәлгән. Авыл җирлекләрендә коры үлән янып китү очраклары да булган.

 

Чисталыкка игътибарлы булып, теләсә кайда чүп өеме ясамасак иде. Алда – бәйрәмнәр. Ял итәргә яратучылар – мангалда ит кыздырып, “чисталык җене” кагылганнар – бакча, ихата җыештырып, соңыннан чүп-чар яндырып, фаҗига чыгармасын иде.

 

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев