Кырыкалдарлар кармагына эләгүчеләр саны кимеми.
Бу атнада тагын бер гаилә мошенниклар кармагына эләккән.
Кырыкалдарлар кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Бу атнада тагын бер гаилә мошенниклар кармагына эләккән. “Бер райондашыбызга: “Сезнең аккаунтка мошенниклар керергә тели”, – дигән хәйлә белән Дәүләт хезмәтләре порталы исеменнән мошенниклар шалтырата. “Банк картасындагы акчаны ышанычлы исәп-хисап счетына күчерәбез”, – дигән сылтау белән мошенниклар 97 мең сум акча үзләштерә. Мошенниклар кармагына эләккән хатын шушы схема буенча иренең дә 18 мең сум акчасын кырыкалдарлар счетына күчерә. Нәтиҗәдә гаиләнең 115 мең сум акчасы мошенниклар счетына җибәрелә. Район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов хәбәр итүенчә, бу атнада тагын бер кыз 400 мең сум акчасын мошенникларга биргән. “Сезнең исемгә медицина полисы ачылды. Яңарту өчен кодны хәбәр итегез”, – дип шалтыратучы счетына кыз кешедән бурычка алып акча күчерә. Исегезгә төшерәбез: смс белән килгән парольләрне, кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез!
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев