Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Каршы як полосага чыккан өчен штраф 7500 сум һәм 4-6 айга хокуктан мәхрүм итү

Каршы як полосага чыгу – юлда иң куркыныч маневрларның берсе. Ул еш кына җитди юл-транспорт фаҗигаләренә китерә

Юл-транспорт фаҗигаләре еш кына машина йөртүчеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга. Кайбер очракларда шоферлар дәүләт стандартлары нигезендә урнаштырылган юл билгеләренә игътибар итмичә, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм транспорт белән бәрелешә.

– Еш кына мондый маневр тизлекне арттыру белән бергә бара, бу бәрелү көчен арттыра. Хәтта буш юлда да борылыш, калкулык яки “сукыр зона” аркасында каршы як полосада автомобильне күрмәскә мөмкин. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында яки һава торышы көйсез булганда, каршы як полосада күз күреме начаррак булырга мөмкин. Әгәр узып китү маневры барып чыкмаса, бәрелешүдән качу мөмкин түгел диярлек. "Маңгайга-маңгай" бәрелү – юл-транспорт һәлакәтенең иң җимергеч төре, чөнки бу вакытта ике автомобильнең тизлеге бергә кушыла. Каршы як полосага чыгуга бәйле юл-транспорт һәлакәтенә еш кына алдагы машинаны узу кагыйдәләрен үтәмәү, тизлек режимын арттыру, телефоннан яки салондагы пассажир белән сөйләшеп юлдан читкә китү, алкоголь яки наркотик кулланган хәлдә идарә итү, арыганлык һәм йөртүченең игътибарсызлыгы китерә. Ел башыннан каршы як полосага чыккан 8 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу тыелган урыннар тиешле юл билгеләре белән күрсәтелә. Юл билгеләрен кызыктан түгел, ә чын-чынлап куркыныч урыннарга куялар. Гадәттә агачлар белән уралган озын борылышларда, таулы урыннарда мондый юл билгеләре урнаштырыла.

20 апрель көнне районның ДАИ инспекторлары Мәлләтамак белән Катмыш авыллары арасындагы юл участогында рейд үткәрде. Оператив чара барышында “Узып китү” тыела дигән билгегә игътибар итмичә, алдагы машинаны узып, каршы як полосага чыккан дүрт шофер тоткарланды. Машина йөртүче, узып киткәндә, юлда ниләр булуын күрми. Каршыга килүче машна белән “очрашу” еш кына фаҗигале тәмамлана.

– РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлешендә каршы як полосага чыккан өчен җәза каралган. Кагыйдә бозучыга 7500 сум күләмендә административ штраф салына яки транспорт белән идарә итү хокукыннан 4-6 айга кадәр мәхрүм ителә. Кагыйдәне кабат бозган очракта машина белән идарә итү хокукыннан 1 елга кадәр мәхрүм итү каралган. Машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде! Юллардагы иминлек өчен һәркем җаваплы булырга тиеш! – ди Феликс Мәгъданов.

Ел башыннан республика юлларында каршы як полосага чыгу сәбәпле 64 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 26 кеше һәлак булган, 113 төрле җәрәхәтләр алган.

“Каршы як полоса” профилактик чарасы ел әйләнәсе гамәлдә булачак. Районның ДАИ инспекторлары юлларның куркыныч участокларында хокук бозучыларга контрольне көчәйтәчәк.

– Каршы як полосага чыгу һәр очракта куркыныч. Тауга менгәндә, борылышларда һәм алдагы юлны күрү мөмкинлеге чикле булган участокларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Каршы як полосага чыгар алдыннан алдан баручы автомобильнең габаритларын исәпкә алыгыз. Мәсәлән, йөк машинасы яки автобусны узу озаграк вакыт ала. Шулай ук сул яктан төп юлга машиналар борылырга мөмкин булуын да онытмаска кирәк. Уңга борылучы, гадәттә, сул якка гына карый. Каршы як полосага чыккан машина аның өчен көтелмәгән хәл тудырачак. Иминлек турында бер генә минутка да онытмагыз! – дип искәртә ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев