Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Юлларда тизлек арттыралар, корбаннар — пассажир балалар

Балада юл хәрәкәтенә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү – өлкәннәр бурычы

Җәйге чорда балаларның имгәнү куркынычы, шул исәптән юл-транспорт фаҗигаләрендә зыян күрү очраклары да арта. Моңа балаларның әти-әни игътибарыннан читтә калуы да тәэсир итә. Быел республикада балалар катнашында 206 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 6 бала һәлак булган, 221 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган ел җәйге чорда гына да Татарстанда 16 баланың гомере өзелгән! Быел бер ай эчендә – ике, ел башыннан 6 бала һәлак булган! 6 баланың бишесе автомобильдә пассажир булган, берсе питбайк йөрткән. 

– Балалар – күпвакыт юл-транспорт фаҗигаләренең “заложниг”ы. Пассажир балалар юлдагы вәзгыятькә йогынты ясый алмый. Әмма, юл-транспорт фаҗигаләре булганда, беренче чиратта балалар зыян күрә! Шуңа балаларны автомобильдә махсус креслода йөртергә кирәк. Икенче проблема – әти-әниләр балаларына транспорт алып биреп, үзләре үк аларны куркыныч астына куя. Мототранспортта махсус мәйданчыкларда гына йөрергә мөмкин, ә балалар юлда йөри, – ди РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов.

Балада юл хәрәкәтенә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү – өлкәннәр бурычы. Әти-әниләр, баланы саклык кагыйдәләренә өйрәтү белән бергә, үзләре дә үрнәк күрсәтергә: юл хәрәкәте таләпләрен төгәл үтәргә тиеш!

Республикада иминлекне тәэмин итү өчен барысы да эшләнә. Юл-транспорт фаҗигаләренә сәбәп булырлык куркыныч юл чатлары, борылышлар юк, ди белгечләр. Юл билгеләре әледән-әле яңартылып тора. Юллар торышы яхшы. Әмма юллар яхшырган саен машина йөртүчеләр дә тизлекне ныграк арттыра кебек. Тик, автомобиленең егәрлеген сыныйм дип, машина йөртүчеләр язмыш белән көч сынашуын һәм иң кадерлесе – үзенең һәм якыннарының гомерен куркыныч астына куюын оныта. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 17 июль саныннан укыгыз.

Фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев