Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды
Район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов алып барды. Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район прокуроры Булат Галимуллин, комиссия әгъзалары катнашты.
Утырышта башкарылган эшләргә анализ ясалды, җаваплы хезмәтләргә бурычлар йөкләнде. Аерым алганда, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенә балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә иминлек темасына даими әңгәмәләр коруны дәвам итү, барлык авыл җирлекләрендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар белән тематик очрашулар уздыру, район мәгариф бүлегенә мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте иминлеге һәм караңгы вакытта юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләшүләр алып бару, районның ДАИ бүлегенә мотоцикл, питбайк кебек чараларда йөрүче яшүсмерләрне аеруча игътибарга алу кебек һәм башка мөһим бурычлар куелды.
Балаларыбызның һәм үзебезнең иминлегебез – безнең кулларда. Юл хәрәкәте катнашучыларын хөрмәт итеп, иминлек кагыйдәләрен тиешенчә үтәсәк иде.
Фото: Район хакимиятенең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев