Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Юл хәрәкәте иминлеге – иң актуаль мәсьәлә

Бүген юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы узды

ДАИның район бүлекчәсе җитәкчесе Феликс Мәгъданов бүгенге вәзгыять белән таныштырды, алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрнең күп булуын билгеләп үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов юллар торышын яхшырту буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. “Татмедиа” АҖ филиалы “Мөслим-информ” җитәкчесе Римма Афзалова юл хәрәкәте иминлеген кисәтү буенча мәгълүмат чаралары эшчәнлеге турында сөйләде. Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгече Кадрия Идиятуллина бу юнәлештә балалар белән эшчәнлек хакында бәян итте.

Утырышта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенең бүлек җитәкчесе Рамил Әхтәмҗанов катнашты. Ул республика юлларындагы вәзгыять белән таныштырды һәм иминлекне тәэмин итү өчен тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Римма Афзалова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев