Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

«Юл калейдоскобы»: Мөслим районы балалары юл иминлеге кагыйдәләрен мавыктыргыч викторинада үзләштерде

Барлык катнашучыларга да «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды

«Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда юл хәрәкәте иминлеге темасына «Юл калейдоскобы» агитация-профилактика чарасы үткәрелде.  «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнарындагы бүлек башлыгы Алсу Ситдыйкова белән бергә балалар өчен мавыктыргыч викторина үткәрделәр. Алсу Разиновна балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең аяныч нәтиҗәләре турында сөйләде, ТР территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйләп мисаллар китерде. «Ракета», «Звездочки», «Моржи» һәм «Ак Барс» командалары төрле ярышларда көч сынашты. Викторина балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Барлык катнашучыларга да «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото – «Мизгел» яшьләр үзәге архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев