Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Юл кагыйдәләрен уйнап өйрәнәләр

Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен Юл хәрәкәте иминлеге көне үткәрелде.

"Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнарындагы бүлек башлыгы Алсу Ситдикова балаларны һәм педагогларны райондагы юл-транспорт хәрәкәте белән бәйле статистика белән таныштырды, Татарстан Республикасында балалар катнашында булган һәлакәтләр турында мисаллар китереп сөйләде, юлларда аеруча игътибарлы булырга чакырды.

Шуннан соң отрядлар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү өчен, "Сорау-җавап", "Дөрес юл билгесен җый", "Пазл җый", "Кроссворд чиш" кебек уеннар уйнадылар.

Ярышта җиңүчеләргә "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесенең истәлекле бүләкләре бирелде.

Фотолар - Мөслим лицееннан.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев