Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Җинаятьләр кимегән

Эчке эшләр бүлеге 2024 елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотты

2023 елда районда 144 җинаять теркәлгән булса, 2024 елда аларның саны 117 булган. Иң киң таралган җинаять мошенниклык белән бәйле.
– Узган ел 65 җинаять дистанцион рәвештә – интернет челтәрен һәм кәрәзле элемтә кулланып кылынган. Бу җинаятьләрнең гомуми зыяны 
7 млн 614 мең сум тәшкил итте. Райондашларыбыз инвестицияләр белән алдана, гражданнар кыска вакыт эчендә баю турында хыяллана. Әйтик, бер хатын-кызга танылган компаниягә отышлы итеп инвестиция кертергә тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә әлеге хатын-кыз 
2 млн сумнан артык зыян күрә. Әлеге төр җинаятьләр буенча гомуми зыян 4 млн 650 мең сумнан артык, – диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров.
Мошенниклар корбаннарына банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар. “Сакланышын тәэмин итү өчен акчаны куркыныч булмаган икенче счетка күчерергә кирәк” дигән тәкъдимгә ышанып, кешеләр банк картасындагы акчаларыннан колак кага. Бер райондашыбыз үз исеменә “законсыз рәвештә кредит бирүне туктату” өчен башта банктагы счетыннан акча ала, аннары банкомат аша 459160 сумны мошенникларга күчерә.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев