Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

“Иминлек каешы” операциясе бара

Оператив-профилактик чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлек каешларын эләктермәве сәбәпле административ хокук бозуларын кисәтү.

Җирлегебездә сентябрь аенда “Иминлек каешы” операциясе бара. Оператив-профилактик чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлек каешларын эләктермәве сәбәпле административ хокук бозуларын кисәтү. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, иминлек каешлары белән җиһазланган транспортны йөртүче сак булырга һәм каеш эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш. Кагыйдә бозу очраклары хәзер автомат режимда фото- һәм видеофиксация комплекслары тарафыннан да теркәлеп бара. Иминлек каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир өчен юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50 процентка, арткы утыргычлардагы пассажирларныкын 25 процентка киметә”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото: Мөслим-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев