Иминлек
14 октябрьдән Татарстанда “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясенең икенче этабы старт алды
Акциянең төп максаты – татарстанлыларның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына юнәлдерү, җәмәгатьчелек һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы органнар, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратураның көчен берләштерү. “Акция барышында авыр хәлгә юлыккан кешеләргә бушлай ярдәм күрсәтеләчәк. 25 октябрьгә кадәр “Кайнар линия” телефоннары эшләячәк, аларга Татарстан халкы шалтыратып, үзенең хәбәрен җиткерә ала. Мөслимлеләргә 89274843385 номерына шалтыратырга була”, – дип хәбәр итә полиция начальнигы Булат Замалиев.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев