Иминлек
Районда “Торак-2024” профилактик операциясе башланды
Ул ел азагына кадәр гамәлдә булачак. "Аның максаты – торак секторда янгыннар килеп чыгуны кисәтү, кешеләр яшәгән урыннарда янгыннарны булдырмау буенча профилактик чаралар комплексын үткәрү. Авыл җирлекләрендә расланган план нигезендә имин булмаган гаиләләр, профилактик исәптә торучы, спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланучы затлар, күпбалалы гаиләләр һ. б. яши торган йортларның торышын тикшерү өчен профилактик төркемнәр оештырылды. Торак йортларда янгыннар булмасын өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк”, – диде Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге урынбасары Илнар Идиятов.
Илнар Идиятов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев