Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Иминлек

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин Түбән Табын интернат-мәктәбендә укучыларның ата-аналары белән очрашты

Профилактика максатында оештырылган чарада көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләре, янгынга каршы махсус режим кагыйдәләре турында мәгълүмат бирелде, беренчел янгын сүндерү чараларының эш принциплары һәм ысуллары күрсәтелде. “Шәхси йортларда янгын чыгуның сәбәпләре ваемсызлыкка бәйле. Әти-әниләр балаларын караучысыз калдырмасыннар, электр үткәргечләренең һәм газ җиһазларының торышын даими күзәтеп торсыннар иде”, – ди Вильям Тайбактин. Әти-әниләргә янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларның төрле модельләре күрсәтелде, аларны урнаштыру кагыйдәләре аңлатылды, аларны урнаштыруның өстенлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Фото – Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев