Ястык калынлыгы булса да, ышанма!
Язгы чорда боз өстендә йөрү куркыныч. Күп балыкчылар бозның юкаруын исәпкә алмый
Боз катламы ныклы күренсә дә, аның аскы өлеше эрегән булырга мөмкин, ди белгечләр.
–Елга-күлләрдә боз өстенә су чыкса да, бәке тишеп, балык тотучылар бар әле. Балыкчыларның су астына китү очраклары турында әледән-әле язып торсалар да, кайберәүләр мондый күңелсез хәлләр булмас, дип уйлый, күрәсең. Юлны кыскартам дип боз өстенә чыгучылар да бар. Балалар да боз өстенә чыгарга мөмкин. Язгы каникулларда фаҗигаләр булмасын, бозның куркыныч тудыруын онытмагыз! – дип кисәтә Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Агымлы елгаларда хәл катлауланырга мөмкин, дип кисәтә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре. Ык, Мәллә елгаларында боз тиз йомшара. Өстән караганда тигез һәм шома булып күренгән боз катламы астан яргаланган һәм ныклыгын югалткан булырга мөмкин. Башкортостанда боз кузгалган диләр, димәк, бездә дә озак көттермәс.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2026 ел 3 апрель санында укыгыз.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев