Ярты ел эчендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 227 бала зыян күргән
Иминлек

Ярты ел эчендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 227 бала зыян күргән

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде

Быелның алты аенда аварияләрдә 227 бала зыян күргән, алтысы һәлак булган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде.

«Бу елның 6 аенда балалар катнашында 206 юл һәлакәте теркәлгән, аларда алты бала һәлак булган, 227се зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтендә балалар баш сөяге-ми җәрәхәтләре, сынулар һәм имгәнүләр яки тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр ала. Кызганыч, соңгы вакытта балалар зыян күргән берничә резонанслы авария булды», - дип сөйләде министр.

Зыян күрүчеләрнең 189ы хастаханәгә озатылган, 89 балага амбулатор ярдәм кирәк булган.

Резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре арасында ул 24 июльдә Яшел Үзәндә булган аварияне билгеләп үтте, анда алты кеше, шул исәптән балалар һәлак булган. 11 июльдә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында 45 кеше зыян күрде. 4 августта ТР Лаеш районында һәлакәттә дүрт кеше зыян күргән.

Фото – Татар-информ 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев