Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Ярамыйга карамыйлар

Гыйнвардан май аена кадәрге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң еш бозган оешмаларның яңартылган исемлеге игълан ителде

Татарстан хөкүмәтенең Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш бозучы оешмалар исемлеген даими яңартып тора. Гыйнвардан май аена кадәрге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң еш бозган оешмаларның яңартылган исемлеге игълан ителде.

Исемлектә районыбызда эшләүче ике оешма бар: “Чайка” фермер хуҗалыгы һәм “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозучы машина йөртүчеләрнең бу юлы “Чайка” фермер хуҗалыгында икәнлеге мәгълүм булды. Кагыйдә бозулар саны 47гә җиткән. “Фаиза” кооперативы машина йөртүчеләре 37 тапкыр кагыйдә бозганнар.

Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча ел башыннан юлларда 1072 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 116 кеше һәлак булган, 1303 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган яки имгәнгән. Фаҗигаләр кагыйдәләрне санга сукмау аркасында туа. Юл йөрү кагыйдәләренә төкереп караучы машина йөртүчеләр үзләренең гомерләрен дә, башка машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Бәлки, андый машина йөртүчеләр өчен иң катгый чараларны күрергә вакыттыр?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев