Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды
Иминлек

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды

Утырышта өлкәннәргә игьтибарны арттыру бурычы куелды

Янгын куркынычы ел әйләнәсе булып тора. Ягулык сезонында бигрәк тә. Бу чорда һәркемнән уяулык сорала. Янгын турында хәбәр итү җайланмалары кеше гомерен саклап кала ала. Районда берничә шундый очрак булган иде инде.

Шушы һәм башка мәсьәләләр хакында районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов алып барды.

"Утырышта янгын турында хәбәр итү җайланмаларын урнаштыруны дәвам итү, асоциаль гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә игьтибарны арттыру бурычы куелды", - диелә район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев