Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Иминлек

Фаҗигаләр саны кимегән

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча респуб-лика комиссиясе утырышы узды. Видеоконференция режимында үткән утырышны ТР Премьер-министры урынбасары, хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гафаров алып барды.

Сүз республикада теркәлгән юл фаҗигаләре һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче чаралар хакында барды. 

– Республикада юл хәрәкәте иминлеген күтәрү өчен инженерлык чараларын гамәлгә ашыру җитәрлек күләмдә түгел. Юлларга асфальт салу да кайвакыт исем өчен генә башкарыла, – диде ТР буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов.

2019 елда башланган “Сыйфатлы имин юллар” милли проекты 2024 елда төгәлләнгән. 2025 елдан башлап “Яшәү өчен инфраструктура” милли проекты гамәлгә ашырыла.

– “Сыйфатлы имин юллар” проектын гамәлгә ашырганда, фаҗигаләрнең кимүен тәэмин итә алдык, – дип искәртте Шамил Гафаров. – 2025 елда фаҗигаләрне кисәтүгә комплекслы якын килүне дәвам итәргә һәм иминлек максатында мөмкин булганның барысын да эшләргә, иң мөһиме – кеше гомерләрен саклап калырга кирәк! Кызганычка каршы, 2025нче елның 5 мартына без инде 38 кешене югалттык. Гыйнварда 23 кеше һәлак булды! Вәзгыятьне тотрыклыландыру максатыннан, хөкүмәт комиссиясенең өч утырышы уздырылды, төрле характердагы чаралар күрелде, бу, һичшиксез, нәтиҗә бирде. Муниципаль берәмлекләр юл хәрәкәте иминлеге буенча эшләп бетерми, җирле юлларда юл-транспорт фаҗигаләре саны арта.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 14 март санында укыгыз.

Фото  Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев