Бүген бәйрәмнәр алдыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча республика комиссиясе утырышы узды
Анда янгыннарны һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча мәсьәләләр каралды
Бәйрәмнәр чорында янгыннар саны арту сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре көчәйтелгән режимга күчерелә. Янгын сүндерү хезмәтендә эшләүчеләр электр җиһазлары белән эш иткәндә кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра. Пиротехниканы моның өчен эшләнгән махсус урыннарда гына куллану һәм сак эш итү таләп ителә.
Бәйрәм чорында метеорологик шартлар үзгәрә. Кар, җепшек кар яву сәбәпле, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә, ихтыяҗ булмаганда, юлга чыкмаска киңәш ителә.
Утырышта балаларның иминлеген тәэмин итү турында да сүз булды. Мәктәпләрдә халык күп җыела торган урыннарда, сулыкларда үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте иминлеге буенча инструктажлар үткәрелгән.
Римма Афзалова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев