Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Бергәләп көрәшик

Иминлек өчен һәркемнең кагыйдәләрне төгәл үтәве кирәк

 3 июль – дәүләт автоинспекциясе көне. Шул уңайдан районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов белән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында башкарылган эш, бу өлкәдәге яңалыклар хакында сөйләштек.

– Феликс Мияссәрович, юл-транспорт фаҗигаләренә бәйле вәзгыять белән таныштырып үтегез әле.

– Узган елның шушы чорында 78 юл фаҗигасе булып, шуларның дүртесендә ике кеше һәлак булды, ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган иде. Быел механик характердагы 70 юл фаҗигасе булды, шуларның өчесендә өч кеше төрле дәрәҗәге тән җәрәхәтләре алды. Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә иткән 34 шофер тоткарланды, шуларның дүртесе – хатын-кызлар. Бер егет кабат эчкән килеш рульгә утырган. Аларга карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

– Юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмас өчен нәрсә эшләнә?

– Быел шул максаттан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 48 рейд үткәрелде. Хокук бозуларның күбесе спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итү белән бәйле. Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүчеләргә тап булганда, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә яки телеграмдагы “Пьяный водитель” каналында мәгълүмат калдырырга була. Мәгълүмат аноним рәвештә алына. Телеграм каналы ярдәмендә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә иткән дүрт шоферны ачыклый алдык.

Штрафларын вакытында түләмәгән шоферлар белән дә эш алып барабыз. Суд приставлары белән берлектә үткәргән рейдлар вакытында штрафларын вакытында түләмәгән 17 шоферга административ беркетмә төзелде, ике машинага арест салынды.

– Юл-транспорт фаҗигаләре күп очракта каршы як полосага чыгу белән бәйле, диләр. Бу юнәлештә эш ничек оештырылган?

– “Каршы як полоса” операциясе вакытында, тиеш булмаган урында каршы як полосага чыккан өчен, 17 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелде. Беренче тапкыр каршы як полосага чыкканда – 7500 сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдәне икенче тапкыр бозганда, машина йөртүче 1 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

– Соңгы елларда мотоциклда, мопедта, самокатта йөрүче балалар күбәйде. Аларга карата нинди чара күрелә?

– “Мотоцикл” операциясе еш үткәрелә. Соңгысында биш балага беркетмә төзелде, әти-әниләренә – 30 мең, 16 яше тулган дүрт балага 5-15 мең сум штраф салынды. Май башыннан бүгенге көнгә кадәр яше тулмаган килеш электросамокат белән идарә иткән тугыз баланың әти-әниләренә Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе нигезендә беркетмә төзелде. Балаларга велосипедта да махсус мәйданчыкларда, күпфатирлы йортлар ишегалдында, парк һәм скверларда гына йөрергә рөхсәт ителә. Велосипедта машина юлына чыгу өчен балага 16 яшь тулган булырга тиеш. Шушы ук кагыйдә электр скутерларына да кагыла. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә әти-әниләр дә җитди карасын иде. Быел балаларын транспортта махсус креслодан башка йөрткән 13 шоферга, иминлек каешын эләктермәгән 280 машина йөртүчегә административ беркетмәләр төзелде.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев