Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Балагыз юл кагыйдәләрен беләме?

Республикада “Язгы каникуллар” операциясе бара

Профилактик чара 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төп максат – машина йөртүчеләргә, ата-аналарга һәм балаларга юл иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искә төшерү.

Балаларны транспортта йөртү махсус җайланмалар кулланып кына башкарылырга тиеш булса да, күпләр кагыйдәләрне үтәми, дип хәбәр итә ДАИ инспекторлары.– Җәяү йөрүчеләр хәзер бик сирәк. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә дә ул-кызларын җитәкләп алып килүчеләр юк диярлек. Тик балаларны транспортта йөртүнең кагыйдәләре бар. 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган җайланмалар кулланып кына башкарылырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә махсус җайланмалар кулланырга киңәш итәбез. 12 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар иминлек каешын эләктерергә тиеш. Бу таләпләрне бозу административ җаваплылыкка китерә, ә иң куркынычы – кешеләрнең гомеренә куркыныч яный. Мондый хокук бозуларны ачыклау буенча эш каникуллар тәмамлангач та дәвам итәчәк, – дип искә төшерә рай- онның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2026 ел 3 апрель санында укыгыз.

Фото:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев