Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Бала – төп пассажир!

«Игътибар: балалар!» операциясе төгәлләнде.

Юллар, юллар... Һәрвакыт уяулык таләп ителә торган бу участок ел әйләнәсе игътибар үзәгендә. ЮХИДИ тарафыннан профилактик рейдлар үткәрү бу юнәлештә эшләүнең бер баскычы булып тора.

“Ләйсән” балалар бакчасында “Бала – төп пассажир!” исемле акция үткәрелде. Акция ”Игътибар – балалар!” операциясе кысаларында оештырылды. Нәниләр шигырьләр аша юл йөрү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирделәр, үзләренең белемнәрен дә сынадылар.

– Балаларның юлларда иминлеген тәэмин итү буенча балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә даими төстә кызыклы чаралар үткәрелеп килә. Балаларның җәйге каникуллары чорында рейдлар үткәрү көчәйтелгән режимда алып барылачак. ”Игътибар – балалар!” профилактик операциясе барышында балаларын махсус креслога утыртмаган алты шоферга – өчәр мең сум, креслога утыртып та, пассажирларын иминлек каешы белән эләктермәгән дүрт машина йөртүчегә берәр мең сум күләмендә штраф билгеләнде, – дип хәбәр итте районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Бакчаның өлкән тәрбиячесе Гөлназ Салихова, музыка җитәкчесе Лилия Заянова әзерләгән чыгышларда балаларның юл темасына кагылышлы мәсьәләләрдә аң-белемле булуларына игътибар иттек.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 7 июнь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев