Артык кызыксыну да алдануга китерә
Открыткалар һәм APK‑файллар белән алдау очраклары арта бара
Мошенникларның акча эшләү өчен яңадан-яңа технологияләр куллануын да онытмагыз. Соңгы елларда дипфейклар үсеш алды. Ясалма фәһем ярдәмендә эшләнгән тавыш яки видеоязма аша “кәкре каенга терәлүчеләр” шактый күп. Әти-әниегезнең, тормыш иптәшегезнең, якыннарыгызның тавышын 100 процент төгәллек белән кабатлаучы мондый дипфейкларга күпләр алдана.
Открыткалар һәм APK‑файллар белән алдау очраклары арта баруын да хәбәр итә белгечләр.
– Мошенниклар мессенджерларда “сиңа открытка”, “видеоны кара”, “бу фотода синме?” кебек APK‑файллар беркетә. Мондый файлны ачканда, зарарлы программа сезнең телефонга кертелә һәм мошенникларга читтән торып идарә итү мөмкинлеген бирә. Шул рәвешле мәгълүмат мошенниклар серверына чыга. Мондый хәлдә калмас өчен, телефонга ышанычлы булмаган кушымталар урнаштырмагыз. Телефондагы “билгесез чыганаклардан урнаштыру” пунктын сүндереп куегыз! Шундый төр APK‑файлларга кереп, өч райондашыбыз кырыкалдарлар корбаны булды. Мошенникларның шул рәвешле акча үзләштерү ысулы фишинг – мәгълүматларны урлау өчен ялган сайтларга сылтамалар җибәрү дип атала – ди Фәрит Сәлахов.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев