Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Алдарлар капкын кора

Телефонга килгән смс-кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез.

Ел башыннан 38 кеше алдарлар капкынына юлыккан. Аның бишесе караклык белән бәйле булса, 21е – мошенниклык, ә 12се “Дәүләт хезмәтләре” порталына үтеп керү белән бәйле очраклар.

“Мин алданмам!” дип әйтү түгел, бу хакта уйларга да ярамый! Мошенниклар турында никадәр күбрәк мәгълүматлы булсагыз, шулкадәр алардан саклану мөмкинлегегез бар.

Мошенниклар кармагына эләгүчеләр арасында райондашларыбыз да шактый. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә, дәрәҗәле урыннарда эш-

ләүчеләр дә, җитәкчеләр дә бар.

– Россиядә телефон мошенниклыгының яңа төре барлыкка килде. Җинаятьчеләр үзләрен домофоннарга хезмәт күрсәтүче компания хезмәткәре итеп таныштыра һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталына керү өчен билгеләнгән смс-кодларны алалар. Беркатлы кешеләр ышанычлы тавыш белән шалтыратучыга ышанып, “иртәгә өйдә ачкычларны алыштыру булачак” дигән сүзләрнең ялган булуына тамчы да шикләнмичә, телефонга килгән кодны хәбәр итәләр. “Дәүләт хезмәтләре”нә керүне раслауның бер тапкыр кулланыла торган кодын алгач, мошенниклар шәхси мәгълүматларга, банк сервисларына һәм хәтта кредитлар рәсмиләштерүгә дә керә ала. Еш кына мондый ялганга өлкән яшьтәге кешеләр һәм иске йортларда яшәүчеләр эләгә, анда, чыннан да, вакыт-вакыт домофон җиһазларын яңарталар. Аферистлар корбаны булмас өчен шуны исегездә тотыгыз: идарәче компанияләр дә, домофоннар буенча подрядчылар да телефонга килгән кодлар сорамыйлар һәм урамда ачкычлар таратмыйлар. Барлык алмаштырулар рәсми рәвештә, заявка буенча һәм милекче паспортын күрсәткәндә үткәрелә, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Ясалма фәһем (искусственный интеллект) белән алдау очраклары да ешайды. Элек җинаятьче корбанына, аның туганы исеменнән шалтыратып, якын кешесенең юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен, ашыгыч рәвештә акча күчерергә кирәклеген әйтә иде. Бу акчаларны  дәвалануга яки җинаять җаваплылыгыннан качу өчен кирәк дип тә алдыйлар иде. Күпләр шушы төр схема ялганның корбаны булды. Узган елларда өч райондашыбызны шулай итеп төп башына утыртканнар иде. 

– Мошенниклыкта шикләнү элек тавыш аркасында җиңелрәк иде. “Минем туганның тавышы түгел” дип, күпләр бу ятьмәгә эләкми дә калды. Тик заманалар үзгәреп тора, мошенниклар да җиңел акча эшләүнең яңа ысулларын табып кына тора. Хәзер исә җинаятьчеләр якыннарының тавышын күчереп ала һәм сезгә акча таләп итү өчен аның исеменнән шалтырата ала. Мисал өчен, бер вакыйгага тукталып үтәм. Бер кешегә аның дусты яза һәм бурычка зур суммада акча сорый. Хезмәт хакын тоткарлауларын һәм автомобильгә кредит түләргә айлык взнос җитмәгәнен хәбәр итә. Мошенник “тавышлы” смс-хәбәр җибәргәч, тавышның чыннан да иптәшенеке булуында бернинди шик-шөбһә калмагач, дусты акча күчерә. Соңыннан барысы да ачыклана, тик соң була. Якын кешегез акча сорап язса, акча күчергәнче, башта аның белән элемтәгә керегез. Сөйләшеп булмый икән яки берәрсе сезнең тавышыгыз белән шалтыратса, туганнарыгыз өчен икегез генә белә торган кодлы сүз уйлап табыгыз. Алдарларга җиңел акча эшләү мөмкинлеген калдырмагыз! – ди Фәрит Сәлахов.

Иң киң таралган мошенниклык төре – маркетплейстан посылка алу сылтавы белән смс-кодны атауны сорау очраклары. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре билгеләп үтүенә, җинаятьче корбанга шалтыратып аңа маркетплейстан посылка килгән, дип хәбәр итә һәм аны алу ничек уңайлырак булыр иде, дип сорау бирә. Кеше бернинди посылка да көтмим дигәч, мошенник моны тикшерергә тәкъдим итә, телефонына килгән смс-кодны атарга сорый. Код булгач, аферист корбанының банк мәгълүматларына керү мөмкинлеге ала. Беркемгә дә телефонган килгән смс-кодларны әйтергә ярамый! Бернинди очракта да! Шуны онытмасагыз иде!

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев