Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Җәяүлеләр кичүе” профилактик ункөнлеге бара

Ел башыннан җәяүлеләргә юл бирмәгән 7 шоферга административ беркетмә төзелде.

4 ноябрьгә кадәр республикада “Җәяүлеләр кичүе” профилактик ункөнлеге бара. “Әлеге акция җәяүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатында оештырыла. Җәяүлеләрнең дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвенә зур игътибар бирелә. Җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында, торак пункттан читтә хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаручы элементлар кулланырга тиеш. Акция барышында автоинспекторлар җәяүлеләр кичүләренең, тротуарларның торышына да контрольне арттырды. Ел башыннан җәяүлеләргә юл бирмәгән 7 шоферга административ беркетмә төзелде. Тиешсез урында юл аша чыккан 11 җәяүлегә кисәтү ясалды, шуларның алтысының киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар юк иде”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото – Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев