“Җәяүле” оператив-профилактик чарасы старт алды
Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында 4 сентябрьдән республикада “Җәяүле” оператив-профилактик чарасы старт алды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
“РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр, юл аша чыкканда, җәяүлеләр кичүләреннән, ә алар булмаганда тротуарлар буенча юл чатыннан яки юл кырыеннан үтәргә тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәяүлегә – 500 сум күләмендә, ә җәяүлегә юл бирмәгән шоферга 1500-2500 сум штраф каралган. Машина йөртүче җәяүлене фаралар яки кояш яктысында, шулай ук уңайсыз һава шартларында күрмәскә мөмкин. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар булмаганда яктылык кайтаручы элементлардан файдаланыгыз”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев