Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

610 мең сум акчасыннан колак каккан

Мошенниклар райондашыбыз белән элемтәгә кереп, аның исәп-хисап счетыннан рөхсәтсез акча алу омтылышы турында хәбәр итә.

Мөслимнән 1979 елгы хатын-кыз банк картасындагы 610 мең сум акчасыннан колак каккан. Мошенниклар райондашыбыз белән элемтәгә кереп, аның исәп-хисап счетыннан рөхсәтсез акча алу омтылышы турында хәбәр итә. Акчаны саклап калу өчен, аны куркыныч янамаган башка счетка күчерергә тәкъдим итәләр. Мошенникларга ышанып, телефонына килгән смс-кодларны хәбәр иткәннән соң, райондашыбыз банк картасындагы бөтен акчасын югалта. “Быел бу – 20нче мошенниклык очрагы. Мөслимлеләргә килгән гомуми зыян 4 миллион сумнан артып китте. Күпме генә язсак, аңлатсак та, кешеләр барыбер алдана. Шуны онытмагыз: сезнең акчагызны башка счетка күчерергә тәкъдим итеп шалтыратучылар – мошенниклар!” – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләве бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото – Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев