Татарстан юлларында масштаблы “Мотоцикл” оператив-профилактик чарасы уза
Ул 25 майга кадәр дәвам итәчәк
24 апрельдән 25 майга кадәр Татарстан юлларында масштаблы “Мотоцикл” оператив-профилактик чарасы уза. “Язга чыгу белән юлларда мотоциклчылар саны белән бергә юл һәлакәтләре куркынычы да арта. Еш кына моның сәбәбе тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, экипировка булмау белән бәйле. Рейдлар барышында районның ДАИ инспекторлары мототранспорт белән идарә итүчеләргә контрольне көчәйтәчәк. Юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә әти-әниләр дә үз өлешләрен кертә ала. Балаларыгызга мототранспорт алмагыз, аларның гомерен саклагыз!”, – ди ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев