17-30 мартта Татарстан Республикасында балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлтелгән киң масштаблы “Язгы каникуллар” чарасы уза
Рейд вакытында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү эше дәвам итә
“2025 елның ике аенда республика юлларында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 41 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, җиңел автомобильдә 7 яшькә кадәр балаларны – арткы утыргычта, 12 яшькә кадәр алгы утыргычта махсус җайланма белән йөртү тиеш. Җайланма баланың авырлыгына һәм буена туры килүе мөһим. Дәүләт автоинспекциясе, 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә, баланы тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар иминлек каешын эләктерергә тиеш. Рейд вакытында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү эше дәвам итә. Әлеге таләпләрне бозган өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 3 өлеше нигезендә 3 мең сум күләмендә штраф каралган”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев