“Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бүген “Кошларга ярдәм ит!” акциясенә кушылды
Балаларның әти-әниләре җимлекләр ясаган. Бу чарада алар үзләре дә катнашты
Җимлекләрсугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексындагы агачларга урнаштырылды.
– Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен, шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиеш. Төркемдәге әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык, җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларга көн саен җимнәр сибеп, кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торачакбыз, – диде “Миләшкәй” балалалар бакчасы методисты, өлкән тәрбияче Резеда Абдуллина.
“Аналар көтәләр улларын” шигырь бәйгесенә йомгак ясалды. 1 июльдән Иске Карамалы китапханәсе мөдире Гөлназ Шәмси инициативасы белән иълан ителгән бәйгедә 48 кеше ктнашырга теләк белдергән. Аларның унысы – Мөслим, Минзәлә, Актаныш районнарыннан, Әлмәт шәһәреннән шигырь сөючеләр, яшь каләм тибрәтүчеләр финалга үтте.
– Бәйгене оештыруга авылдашларыбызның махсус хәрби операциядә вават булулары сәбәпче булды. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан батыр егетләребез – Илгиз Фәттахетдинов, Илнар Шәймардановның мәһабәт буй сыннары бүген дә күз алдыннан китми. Дөньяларыбызга тизрәк тынычлык әйләнеп кайтсын иде! – диде Гөлназ Шәмси.
Язылган шигырьләрне Стамбулда гомер итүче төрек шагыйре, татар телен камил белүче Айдан Тимер бәяләгән.
Беренче урында – Тойгелде авылыннан Марсель Гыйльфанов. Икенче урында – Мөслим матбугат үзәге журналисты Лилия Шәймиева һәм тумышы белән Симәк авылыннан булып, бүгенге көндә Минзәлә районының Хуҗамәт авылында гомер итүче Гүзәлия Исламова. Өченче урынга Әлмәт шәһәреннән Нурания Зиляева лаек булды.
“Җырга әйләнгән шигырь” номинациясендә Актаныш районының Югары Яхшый авылы китапханәсе мөдире Дилбәр Әхәтова бүләкләнде. Иске Карамалы авылында улы Илнар вафатыннан соң үз гомерендә беренче мәртәбә бәет язган Фирдәүсә Шәймардановага махсус приз бирелде.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев