Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Игелек

Көтеп алган очрашу

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр даими волонтерлары Индира Фатыйхова белән очрашкан.

 Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Гаилә елы кысаларында чын-чынлап җылы, күңелле бәйрәм узды. Даими волонтерыбыз Индира  Фатыйхова белән чираттагы иҗади очрашу булды. Өлкән яшьтәге кешеләр бик теләп уеннарда катнаштылар, ярыштылар, җырладылар, биеделәр, кызык көлдергечләр тыңлап көлделәр, призлар һәм медальләр алдылар. Шулай ук, Индира ханым дусларына журналлар, кроссвордлар һәм, әлбәттә, күчтәнәчләр алып килгән.
Волонтер белән очрашудан иң җылы, ихлас истәлекләр саклыйбыз ! Игътибарыгыз, күңел җылыгыз, бүләкләрегез, эчкерсезлегегез өчен рәхмәт! - дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фотолар - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев