Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Изге эшкә өлеш кертеп

Мөслимлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә актив ярдәм итә. Ярдәм итүчеләрнең сафлары көннән-көн киңәя бара. Кече авылларда яшәүче өлкәннәр дә волонтерлар хәрәкәтенә актив кушыла

Үрәзмәт авыл җирлегенә керүче Сикия – кече авылларның берсе. Авылда 50дән артык кеше гомер итә. Авылыбыз кечкенә, халык аз, дип тормаган авыл апалары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм оештырганнар.

– МХОдәге егетләргә ярдәм әзерләргә тәкъдим иткәч, клубка йөрүче апалар бик теләп риза булды. Узган ел без алар белән токмач кистек, озак яна торган шырпылар ясап, сохарилар киптереп егетләргә җибәрдек. Авылдашларыбыз китергән күчтәнәчләрне, башка кирәк-яракны да ярдәм янына куштык. Быел бу эшне бик теләп дәвам итәбез, – ди Сикия клубы мөдире Рәйхана Шәйхәйдарова.

Ярдәм хәрәкәтендә җирлектә хезмәт куючы һәм лаеклы ялдагы хатын-кызлар: Гөлшат Фазлетдинова, Флорида Закирҗанова, Дилә Шәмитова, Лүзия Хафизова, Гөлшат Мөхәмәтдинова, Светлана Хәертдинова, Римма Әбүбәкерова катнаша. Миләүшә Хәмбәлова, Нурия Хөснуллина чәй пакетлары тутыру өчен каплы чәйләр, шифалы үләннәр киптереп алып килгәннәр.

– Чәй салу өчен кечкенә капчыкларны интернет-кибетләр аша кайтарттым. Ә шәмнәр ясау өчен калай савытларны энемнең улы Себердән җибәрде. Үзебез җыйган консерва савытлары да бар. Шушы көнгә кадәр 45 шәм ясадык, 200гә якын чәй пакетлары тутырдык, сохари киптереп, пластик шешәләргә тутырдык. Узган ел берничә тапкыр ярдәм озаткан идек, быел беренче ярдәм җибәрдек. Ярдәм хәрәкәтендә катнашучы һәр авылдашыбызга ихластан рәхмәт! Шөкер, төркемдә “бүген җыелабыз” дигән хәбәр чыгу белән килеп җитәләр. Сөенә-сөенә чәйләр тутырабыз, сохариларны төргәклибез. Яңа елдан соң эшебезне дәвам итәчәкбез, – ди Рәйхана ханым.

Ярдәм хәрәкәтендә катнашучы хатын-кызлар һәр көнне, үз эшләрен читкә куеп, авыл клубына җыела. Иренмичә, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр.

– Без әзерләгән чәйләр гади түгел. Без кара чәйне төрле үләннәр белән кушып, догалар укый-укый тутырабыз, – ди ярдәм хәрәкәтендә катнашучы иң өлкән хатын-кызларның берсе Нурия Хөснуллина. – Ул үләннәрдә туган ягыбыз исе, болын-кырларның шифасы бар. Бүген һәркайсыбыз җылы өендә яши, тамакларыбыз тук, өстәлләребез сыйлы. Егетләр дә – кемнәрнеңдер газиз уллары һәм оныклары. Бу чәйләрне эчкән һәр егет исән-сау булсын, җиңү белән туган ягына, үзен көтүче гаиләсе янына кайтсын! Җиңү көнен якынайту өчен үзебездән өлеш кертә алуыбызга бик шатбыз! Ярдәмебез егетләргә барып җитсен дә аларның күңелләрен аз булса да күтәрсен, безнең ихлас теләкләребез кабул булсын иде.

Теләгән табар, ташка кадак кагар, дигән әйтем бар. Авылның кечкенә, ә анда яшәүчеләрнең өлкән яшьтә булуы ярдәм итү өчен киртә була алмый. Сикиялеләр шундый зур эшләр башкара алулары белән бик горурлана!

Фото – Рәйхана Шәйхәйдарованың шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев