Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Яңа ел кәефе Мөслим картлар йортында: Әлмәт чәчтарашы Гөлия Мендеева һәм волонтер Гөлия Тепаева кунакта булды

Картлар йортында тәрбияләнүчеләр бүләкләр һәм тәм-томнар, даими кайгыртулары һәм игътибарлары өчен Гөлия Мендеевага белән Гөлия Тепаевага рәхмәтләрен белдерделәр

Игелекле күңелле кешеләр Мөслим районының картлар һәм инвалидлар йортына эзне суытмый. Әлмәт шәһәреннән чәчтараш Гөлия Мендеева һәм волонтерлык чараларын оештыручы Гөлия Тепаева да өлкәннәр янында кунак булып китте. Алар өлкәннәргә Яңа ел кәефе тудырды – теләгән һәркемгә каш буяу, модалы итеп чәч кисү мөмкинлеге тудырылды.

«Социаль хезмәт алучылар күчмә матурлык салонын сөенеп кабул иттеләр. Картлар йортында тәрбияләнүчеләр бүләкләр һәм тәм-томнар, даими кайгыртулары һәм игътибарлары өчен Гөлия Мендеевага белән Гөлия Тепаевага рәхмәтләрен белдерделәр», – дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан. 


Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев