Егетләр өчен кабартмалар пешергәннәр
Игелек

Егетләр өчен кабартмалар пешергәннәр

Крәш. Шуран авылының уңган-булган апалары Зәнфирә Феклина, Рәсимә Алчина, Гөлнур Софина, Зөлфия Мөхәмәтдинова, Гөлдүдә Галимуллина, Раушания Виноградова, Фагыйлә Галимова махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен пончик-кабартмалар пешергәннәр.

"Пешергән ризыкларыбыз егетләргә барып җитеп, алардан авыз итәргә насыйп булсын.

Апаларым, сезгә мең-мең рәхмәт булышуыгыз өчен. Шулай ук зур рәхмәтләрем шофер егетебез Николай Петровка.

Бу афәтләр бетеп, егетләребез исән-сау әти-әниләре, балалары, хатыннары, туганнары янына тизрәк кайтсыннар иде", - дип телиләр крәшшуранлылар.

Фотоларны Луиза Габдрахманова җибәрде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев