Инфраструктура

Мөслим районында Исәнсеф-Чишмә авылына 30 миллион сумлык юл ачтылар

Авыл халкы һәм кунаклар өчен юлсызлык проблемасы хәл ителде. Тантанада район башлыгы Альберт Хуҗин авыл халкының бердәмлеген билгеләп үтте

Исәнсеф-Чишмә авылы район үзәгеннән 42 километр ераклыкта урнашкан. Язгы-көзге пычракта авылга кайту квестка әйләнә иде: юллар баткак, машиналар батып кала. Быел бу проблемага чишелеш табылды — 5,2 километр арада җир күтәртелеп, ком-таш катнашмасы җәелде. Эшләр өчен республика бюджетыннан 30 миллион сум акча бүленгән.

Район башлыгы Альберт Хуҗин билгеләп үткәнчә, бу акчага кешеләрне район үзәгенә күчерергә дә мөмкин булыр иде, әмма хакимиятнең максаты башка:

«Тора-бара чокырлар барлыкка килер, анысын тигезләрбез. Гозеребезне тыңлап, ярдәм иткән өчен республикабыз җитәкчелегенә рәхмәт! ...алай булса, нигезләр югала, тамырларыбыз өзелә. Бердәм булганда... авыл яшәр!»

Тантана һәм бүләкләр

Узган шимбәдә юл Коръән аятьләре белән тантаналы шартларда ачылды. «Татавтодор»ның Мөслим участогы җитәкчесе Нияз Шәймиев һәм бульдозер машинисты Мөнир Шәйдуллин район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чарага авыл халкы мул табын корып, чыгыш ясаучыларга истәлекле бүләкләр әзерләп зурлап әзерләнгән иде.

Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Илшат Салихов:

«Бу көнне без бер гасыр көттек! Юлсызлыктан интегеп, Мөслимнән кайта алмаган чаклар да булды. Исәнсеф-Чишмәгә юл салу авылны бетермәскә бер сәбәп булсын».

Хәзер юлның язмыгы халыктан тора. Аны саклап тотканда гына, ком-таш катнашмасы озак еллар хезмәт итәчәк.

Римма Афзалова фотосы


Нет комментариев