Шуганка авылы мәдәният йортында «Ачык дәрес» сәгате үткәрелде
Мөгаллимнәребез өчен бу чынлап та яшьлеккә һәм яраткан һөнәрләренә бер мизгелгә кайту мизгеленә әверелде
Шуганка авылы мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган "Ачык дәрес" сәгате үткәрелде. Лаеклы ялдагы укытучыларыбыз янәдән беренче сыйныфка укырга керделәр.
Укытучыларны яңадан беренче сыйныф укучылары ролендә сынау — чарага олы җанлылык та, күңелле юмор да өстәгәндер. Мөгаллимнәребез өчен бу чынлап та яшьлеккә һәм яраткан һөнәрләренә бер мизгелгә кайту мизгеленә әверелде.
Аларның тәүге тапкыр беренче сыйныфка килеп парта артына утырып сорауларга җавап бирүләре, дулкынланулары,киләчәктә кем булу турында хыялланулары "Ачык дәрес"ебезне тагын да ныграк күркәмләндерде һәм бик мавыктыргыч матур бәйрәм кичәсенә әверелдерде.
Фотолар – Шуганка авылы мәдәният йортыннан.
Нет комментариев